Лениногорскида балалар лагерена юлны тикшерделәр

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Комиссия лагерьларның урам-юл челтәрләрен тикшерде. Балаларның җәйге ялы башланырга бик аз вакыт калды, аларның шактые быел шәһәр янындагы сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк.

Безнең район территориясендә «Ландыш», «Дружба», «Юбилейный» һәм «Родничок» балаларны сәламәтләндерү лагерьлары урнашкан.  Безнекеләр “Олимпия» лагеренда да ял итә, ул Карабаш сусаклагычы янында урнашкан. Бу арада аларның әзерлеген янгын күзәтчелеге бүлеге вәкилләре тикшерде, булган кимчелекләрне бетерергә вакыт бирелде. ЮХИДИ бүлеге, юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм башкарма комитет вәкилләре биш лагерьның да урам-юл челтәрләрен тикшерделәр. Анда җитешсезлекләргә акт төзелде, алар әлеге юллар өчен җаваплы оешмаларга җибәреләчәк. Балалар килүгә лагерьлар тулысынча әзер булыр, исән-сау, рәхәтләнеп ял итәрләр, дип телик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International