Лениногорск укучылары ЗАГСта экскурсиядә булды

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Халыкара гаилә көне алдыннан 2018 елның 11 май көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгечләре белән шәһәребезнең 2 нче санлы урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары очрашуы узды. Очрашуның темасы - хәзерге заман яшь гаиләләрдәге проблемалар, тулы булмаган гаиләләр һәм аерылышу очраклары булды. Бүлек җитәкчесе Елена Миннигаләмова гаиләдә бер-береңә булган мөнәсәбәтләрне, яшьләрнең бала табуга карашын пропагандалауның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген искәртеп узды, чөнки кешегә һәм әйләнә-тирәгә мөнәсәбәт нәкъ менә шул гаиләдә генә тәрбияләнә. Очрашу диалог формасында узды, укучыларның барысы да әңгәмәдә бик актив катнашты. Ахырда кунаклар бүлек хезмәткәрләренә мондый очрашуларның кабат булуына өмет итеп, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International