Лениногорскилы җитешсезлеге булган товар өчен акчасын кире кайтарган

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Лениногорскилы дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлегенә шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Әлеге хатын-кыз өенә 65 меңгә диван һәм кресло сатып алган. Тик аны җыю барышында, мебель җимерелә башлаган.

Хатын сатучыга язмача гариза язып, акчаны кире кайтаруларын таләп итә. Тик сатучы кире кайтарырга ризалашмый, ремонтлап бирергә тәкъдим итә. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре бу эшкә алынган кына хәл әзрәк уңай якка хәл ителә башлый. Акча тулысынча кйтарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International