Каран авылында атлар чабышы - бәйге үтте

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Районның Югары Каран авылында атлар чабышы - бәйге уздыру традициягә керде. Ул быел өченче мәртәбә үткәрелде.

Атлар чабышы Сабантуй бәйрәмен хәтерләтте. Халык та күпләп килгән иде. Төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Матур ял концерты карадылар.

Татар токымлы атлар 3,5 км һәм 7 километрга узышты. Өченче чабышта төрле токымлы 4 яшьтән өлкәнрәк булган атлар 10,5 километрга чапты.

Безнең район атларыннан тыш, бәйгедә Саба, Зәй, Бөгелмә, Әлки, Менделеевск атлары да катнашты.

Бәйрәм кунаклары: республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Ришат Зарипов, аксакаллар шурасы оешмасы рәисе Рәүф Ибраһимов, район башлыгы Рәгать Хөсәенов иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International