2018 елның 8 май аенда Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә бишенче пар игезәк балалар тууы рәсми рәвештә теркәлде. Ленар белән Алиса Низамовлар гаиләсен шушы искиткеч, тантаналы һәм үзенчәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз!
Бу юлы балаларга: Раиль һәм Рамиль бирелде. Игезәк бала ата-аналары булу бик горур исем, мондый исем алган ата-аналар өчен без бик шат. Көтеп алынган бу балаларга нык сәламәтлек һәм бәхетле озын тормыш телибез!