Лениногорск районы башлыгы хәйрия акциясенә кушылды: ветераннарга подписка бүләк итте

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов шәһәрдә яшәүче ике ветеранга 2018 елның икенче яртыеллыгына “Заман сулышы” һәм “Лениногорские вести” газетларына подписка бүләк итте.

 Радия апа Гәрәева – Ленинград блокадасын кичергән кеше, Анфиса Синицына - Җиңү өчен тылда хезмәт иткән, ул күптән түгел 90 яшьлеген билгеләп үтте 

Сугыш вакытында Радия апа бала гына була, ләкин ничек итеп немец самолетларының йортларына бомба ташлауларын, үзләренең йөгереп чыгып, көчкә исән калуларын яхшы хәтерли. Әтиләре фронтта һәлак була. Ленинград блокадасы өзелгәннән соң,  әниләре балаларын алып, туган ягына – Татарстанга кайтырга була.

-Поездга утырып, кайтырга кузгалдык. Юлда дошман самолетлары бомбага тота башлады. Безгә ишекне ачтылар да: “Йөгерегез” дип кычкырдылар. Без урманга таба чаптык, шулай итеп, исән калдык, - дип искә алды Радия апа.

- Безгә авыр чорлар туры килде, хәзерге яшьләр бәхетле яшәсеннәр, тынычлыкның кадерен белсеннәр, дип теләде алар. Район башлыгына игътибары һәм бүләге өчен рәхмәт әйттеләр.

Икенче яртыеллыктан Радия апа “Заман сулышы” газетын, Анфиса Архиповна “Лениногорские вести” газетын алдырачак.

Әлеге хәйрия акциясе дәвам тә: предприятие һәм оешма җитәкчеләре дә кушылыр, дип көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International