Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннары һәм инвалидларына 10 мең сум акча түләнәчәк

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Бу яңалык безнең район һәм шәһәрдә яшәүче 50 кешегә кагыла, дип хәбәр итә Пенсия фонды идарәсе. Түләү Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә тормышка ашырыла. Пенсия фонды әзерлек эшләрен үткәргән. Әлеге акча май - июнь айларында башка түләүләр белән бергә биреләчәк.  Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә, гариза язарга кирәкми, ул пенсия фонды мәгълүматлары буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International