3 - 5 майда Удмуртиянең Можга шәһәрендә узган бөтенроссия ярышларында лениногорскилылар да катнашты.
Анда Идел буе федераль округының төрле шәһәрләреннән 250 спортчы катнашты. Безнекеләрдән үз үлчәү авырлыкларында Егор Илюхин , Ильсур Киямов турнир җиңүчеләре булдылар.
Үз авырлыгында Сергей Чатуров – икенче, Айдар Низамов һәм Ильмир Минегулов , Кирилл Маркин – өченче урында Котлыйбыз.