Бу май көннәрендә!

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Сугыш һәм тыл ветераннары Доровских Михаил Петрович, Корбанова Сәрвәр Нәгимовна, Загиева Гайшә Габделганиевна, Горбунова Елена Семеновна 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларның балалары һәм оныклары җыелган, ТОС хезмәткәрләре килде. Шәһәр башлыгы исеменнән юбилярларны аның урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International