Лениногорскида яшәүче Хрулевлар гаиләсендә игезәк балалар туды

2018 елның 4 мае, җомга

Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 27 апрель көнне инде менә 4 нче пар игезәк бала туу рәсми рәвештә теркәлде. Бу Хрулев Антон белән Натальяның гаиләсендә Марина белән Татьянаның туу шатлыгы. Бүлек белгечләре кыз-балаларга исәнлек, ә әти-әниләренә бер-берләрен яратып бәхетле яшәүләрен теләделәр. Бәхетле ата-аналарга туу турындагы таныклыклар тапшырылды.

Бүгенге көндә Лениногорск районында барлыгы 255 бала туу теркәлгән, аларның 132 се ир-бала һәм 123 кыз-бала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International