Лениногорскида ат чабышлары - «Бәйге» узачак

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов кабинетында татар халкының милли бәйрәме “Байга”- атчабышын уәдыру турында киңәшмә үткәрде.

13 майда “Алмакай” ат утары территориясендә (Югары Каран авылы янында)  атлар чабышы – “Бәйге” узачак.

Программада: ат чабышлары 3,6, 10 һәм 15 чакрымга чабачак. Татар токымлы атлар да катнаша.

Чара барышында атта йөрү, төрле уеннар, мастер-класс узачак. “Тимер батыр”, “Камыр батыр” лар ачыкланачак.

Сәгать 11 дә башлана, килегез, катнашыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International