Комиссия членнары ЮХИДИ идарәсенең Лениногорск бүлекчәсе начальнигы Радик Гайфетдиновның докладын тыңлады. 2018 елның 1 кварталында юл һәлакәтләрен киметү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде ул. Шәәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Ялаков быел җәяүле кичүләрендә планлаштырылган эшләрне әйтеп үтте.