Лениногорскига Татарстанның 12 районыннан мөслимәләр килде

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә узган “Гыйлем нуры” викторинасына Татарстанның 12 районыннан мөслимәләр килде.

Әлеге викторина шәһәребез мәчетендә 5нче ел рәттән уздырыла. Биредә катнашучылар дини-әхлакый яктан белемнәрен ныгыта, бер-берсе белән аралаша.Викторинага кунак булып Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, көньяк-көнчыгыш казыятеннән Марат хәзрәт Марданшин килде.

Кунакларны һәм катнашучыларны шәһәр һәм район мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин сәламләде.

Районнардан килгән командалар дүртәр кеше булып төрле сорауларга җавап бирде. Сорауларның кайберсенә тиз генә җавап бирсәләр, икенчеләренә озак уйлап баш ваттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International