Район башлыгы лениногорскилыларны бәйрәм белән котлый

2018 елның 30 апреле, дүшәмбе

Әлеге көн һәр беребез өчен яз килү һәм табигатьнең уянуын символлаштыра, барысы да яхшы булачагына өмет уята. 1 Май – һәр көнне хезмәте белән гаиләсенең, илнең киләчәген тәэмин итүчеләр бәйрәме.

Әлеге бәйрәм барлык буын вәкилләре өчен кадерле. Өлкәннәр өчен ул – бердәмлекне, яшьләргә – язы уянуны чагылдыра. Ләкин ул туган җирен яратучы, үзенең хезмәте белән уңышка ирешүче барлык кешеләрне берләштерә. 

Безнең район һәм шәһәрдә хезмәт сөючән һәм талантлы кешеләр яши. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендәрайон социаль- икътисадый бурычларны нәтиҗәле үтәп килә, төрле өлкәдә югары күрсәткечләргә ирешә һәм киләчәккә ышаныч белән карый. Намуслы хезмәтегез һәм туган җирегезне яратуыгыз өчен рәхмәт сезгә. 

1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан сезгә күтәренке бәйрәм кәефе, аяз көннәр, сәламәтлек һәм уңышлар телим. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International