Лениногорск Мәгариф идарәсендә педагогларны бүләкләделәр

2018 елның 29 апреле, якшәмбе

Мәгариф идарәсенең актлар залында һөнәри конкурс һәм спорт ярышларында җиңгән педагоглар бүләкләнде. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов грамоталары һәм грантларына түбәндәге педдагоглар ия булдылар:

Ләйсән Нагиева, 10нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Алина Галимова, 7нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Рузалия Хәбибулина, Урмышлы мәктәбе Эльмира Димиева, 10нчы мәктәп укытучысы Талига Сәйфиева, мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәре Гүзәл Шарапова, 2нче мәктәп педагогы Ләйсән Хасанова, 2нче мәктәп педагогы  Владимир Майоров, 2нче мәктәптән.

18 җитәкчегә һөнәри осталык конкурсларына призер һәм җиңүчеләр әзерләгән өчен Мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Конкурс җиңүчеләре үзләре дә сәхнәгә чыкты, аларны да бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International