Минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы белән тигезләште

2018 елның 29 апреле, якшәмбе

Президенты указы нигезендә, 1 майдан минималь хезмәт хакы күләме 11 163 сумга кадәр арта. Шул рәвешле, ул яшәү минимумы белән тигезләшәчәк. Моңа кадәр минималь хезмәт хакы күләме 9489 сум, яки яшәү минимумының 85 процентын тәшкил итә иде.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, бу икътисадның бюджет тармагында эшләүче — 1,6 миллион һәм реаль сектордагы 1,4 миллион хезмәткәргә кагылачак. Минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына кадәр күтәрү өчен федераль һәм төбәк бюджетларыннан 40 миллион сумга якын өстәмә акча кирәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International