Җитди мәсьәлә турында шаярып

2018 елның 29 апреле, якшәмбе

Хезмәтне саклау  көне уңаеннан Мәгариф идарәсенең актлар залында  бик кызыклы  да, эчтәлекле дә чара уза.

- Барыбыз га да аңлашылганча, хезмәтне саклау -  бик мөһим эш. Бигрәк  тә тәрбия-укыту системасында аның  әһәмияте зур. Чарада катнашкан укытучылар, тәрбиячеләр  хезмәтне саклау буенча белемнәрен күрсәтәчәк, - диде  мәгариф хезмәткәрләре профком рәисе Марина Сосункевич.

Бәйгедә  унике команда көч сынашачак. Шуларның тугызысы- балалар бакчасы хезмәткәрләре, өчесе- мәктәп. Ул КВН рәвешендә ике көн ( бүген-иртәгә) дәвам итәчәк. Иң көчле команда Казанга барып, районның данын  яклаячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International