Лениногорск балаларын «Полицейский Дядя Стёпа» конкурсында катнашырга чакыралар

2018 елның 29 апреле, якшәмбе

Ул – иҗади  эшләр конкурсы, быел Россия полициясенең 300 еллыгына багышлана. Темасы – Россия империясеннән бүгенге көнгә кадәр хокук сакчыларын чагылдыру. Аны төрле материалдан (текстиль, агач, балчык һ.б) ясарга мөмкин. 6 яшьтән 14 яшькәчә балалар катнаша ала.

«Полицейский Дядя Стёпа» конкурсына эшләрне 8 майга кадәр Лениногорск эчке эшләр бүлегенә тапшырырга кирәк, адресы: Лениногорск, Агадуллин ур, , 20/1). Телефон: 2-72-01. Иң яхшылар республика эчке эшләр бүлегенә тапшырылачак. Һәр катнашучыга заявка тутыру кирәк. Сылтама буенча кереп карый аласыз: http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1188675.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International