Лениногорскида Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап чыршы агачлары утырттылар

2018 елның 28 апреле, шимбә

Шәһәрнең Добролюбов урамында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап, 73 төп чыршы агачы утырттылар.

Әлеге изге эштә ветераннар, башкарма комитет, партия вәкилләре, волонтерлар, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашты.

Шул урамда Халыклар дуслыгы паркы да урнашкан. Димәк, тиздән  парк яшеллеккә күмелеп, тагын да матураеп китәчәк.

Ветераннар әйтүенчә, агач утырту эшендә алар теләп катнаша.

- Җиңү бәйрәме безнең өчен бик көтеп алына торган, дулкынландыргыч көн ул, - ди Инна Хоменко һәм Нәфис Мөрсәлимов. - Менә утыртыр алдыннан матур гына яңгыр да явып үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International