1 май көнне шәһәрдә 62нче җиңел атлетика эстафетасы узачак.
Катнашучылар сәгать 9 да Үзәк мәйдандагы колоннада янында җыела, старт сәгать 10 да биреләчәк. Анда укучылар, студентлар, оешма һәм предприятие вәкилләре – барлыгы алты команда катнашачак. Беренчеурын алучы командага кубок һәм дипломнар тапшырыла. Катнашыгыз, карарга килегез.