Габдулла Тукайның тууына 132 ел

2018 елның 20 апреле, җомга

Бүген мәдәният сараенда Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган муниципаль нәфис сүз бәйгесе булып узды.Бу бәйгедә барлыгы 53 бала катнашты.1нче 2 нче 5 нче 7 нче 11 нче шәһәр мәктәпләре һәм Керкәле.Шөгер,Куакбаш.Сарабикул,Тубән Чыршылы,Тимәш мәктәпләре .Бөек шагыйребезнең татар һәм рус телләрендә шигырьләрен сөйләделәр."Шүрәле","Таз" әсәрләрен Куакбаш,11 мәктәп театр түгәрәгенә йөрүчеләр сәхнәләштереп күрсәтте.Укучыларның Тукайга багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләре дә укылды.Конкурсантлар бик тырышып әзерләнгәннәр.шагыйрьнең тормыш юлына багышланган сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр,матур итеп бер-берсенең чыгышын карап утырдылар.Җиңүчеләрне бүләкләү 26 апрель - , Габдулла Тукай һәйкәле янында сәгать 11 дә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International