Лениногорск районы укучыларын авыл хуҗалыгы буенча укырга чакырдылар

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Иске Шөгер мәдәният йортында традицион рәвештә уза торган авыл хуҗалыгы уку йортлары вәкилләре, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр белән очрашу үтте.

Иске Шөгергә район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары һәм фән олимпиадалары буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы призерлары һәм җиңүчеләре килде.
Аларны авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин сәламләде.Олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерларга грамоталар тапшырылды. Шулай ук бу көнне җәй айларында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче балаларга акчалата бүләк бирелде.
Аграр уку йортлары үзләренә укырга чакырды. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүчеләр эшчәнлекләре турында сөйләде.
Шөгерлеләр матур концерт әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International