КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалында район һәм шәһәр мәктәпләрең 10 сыйныфлары өчен семинар үтте. Укучылар чыгымнарны оптимальләштерү, финанс бурычлары кую һәм уңышка ирешү юллары турында сөйләштеләр. Алар алдында социологик фәннәр кандидаты Рәсим Шәмсетдинов, икътисад фәннәре докторы А. Гомәров һәм башкалар чыгыш ясады.