Лениногорск дуэты «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК-2018» финалында икенче урын алды

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Казанда  "Созвездие-Йолдызлык-2018" фестивале финалында Лениногорскидан "Империя" бию коллективы, вокалистлар Шамсутдинова Ясмина, Фәттахов Булат, Долгова Арина, Казанцева Анастасия, Магсумова Азалия, Мухаметханова Регина, "Сәрвиназ" ансамбле чыгыш ясады. Нәфис сүз осталары Храмов Юрий и Гайнанов Мурат, Ивашечкина Элина, Иванов Илья, Кожевников Константин, Якупов Ислам, Кашапов Азатка да башкала сәхнәсендә чыгыш ясау насыйп булды.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча конферанс номинаөиясендә Храмов Юрий һәм Гайнанов Мурат дуэты икенче урын алды, педагоглары Селиванова Әлфия Таһировна. Махсуспризлар белән бүләкләделәр:

Иванов Илья һәм  Якупов Исламны, педагоглары Чубатова Найлә Тәлгатовна; Кашапов Азатны, педагогы Кашапова Гөлүзә Сөләймановна. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International