Районыбызның Түбән Чыршылы авылында гомер итүче Гыйләңева Закирә апаның 12 апрелдә 80 яшлек юбилей бәйрәме булды. Ул сугыш чоры балаларының берсе. Аның тормыш юлы гел җайлы узмаган. Яшәү дәверендә торлесен күргән. Әмма Закира апа бирешмәгән.
Бугенге коне, үзе әйтмешли, аллага шокер, ое чиста, җылы, табыны мул. Сәламетлеге азрак капшап китү сәбәпле, социаль хезмәткәр Хәльфиева Рәмзия карамагында. Ул Рәмзиянең эшеннән бик канәгат, бик рәхмәтле. Менә туган көнендә дә Рамзия тәмле итеп бәлеш салган, төрле салатлар әзерләгән, күршеләре күчтәнәчләре белән кунакка керделәр. Бәләкәй волонтерлар да үзләре ясаган бүләкләре белән тәбрик иттеләр. Бәйрәм табыны артында Закирә апага бик матур, ихлас теләкләр җиткерелде, яшлек истәлекләре белән уртаклаштылар, яраткан җырларны да искә алдылар. Юбилярның бик күңеле булды, шатлыклы күз яшьләре аша үзенең рәхмәтен, куаныч хислэрен белдерде ул безгә.