“Язганнарын укып кара менә, яшьли күргән ачы язмышлар...”

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

2018 нче елның 12 апрелендә гимназиядә “Язганнарын укып кара менә, яшьли күргән ачы язмышлар...” темасына очрашу кичәсе узды. Әлеге кичәнең иң мәртәбәле кунагы Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөлейманова исемендәге премия лауреаты, җөмһүриятебезнең иң олы бүләге Габдулла Тукай премиясе лауреаты  Клара апа Булатова булды. Шулай ук “Чишмә” әдәби берләшмәсе рәисе, язучы Рәсим Хәбибулла,  Татарстан республикасы Язучылар союзы әгъзасы, якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаров һәм “Чишмә” әдәби берләшмәсенең башка әгъзалары катнашты.

Әдәби-музыкаль кичәдә гимназия укучылары тарафыннан  Клара Булатованың шигырьләре сөйләнде, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкарылды. Шулай ук “Мин күргән беренче сабантуй” хикәясенә (соавторлар гимназиябезнең өстәмә белем бирү педагоглары Зөмәрә Ләбип кызы һәм Фәридә Зөфәр кызы) иҗат ителгән пьеса “Айсылу” драма түгәрәге укучылары тарафыннан сәхнәгә куелды.

Әдәби-музыкаль кичә җанлы сөйләшү, укучыларның кунакларга бирелгән сорауларына җаваплар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International