Аны үзә ккитапханә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгында үткәрде. Анда нефть техникумы студентлары катнашты. Уен шартлары буенча алар берничә станция үтте: Мулланур Вахитов бюсты, «Балерина» фонтаны, Габдулла Тукай бюсты, Мәдәният сарае, тагын берничә истәлекле урын аша үттеләр. Һәр этапта аларны район һәм шәһәр тарихы белән бәйле сораулар көтеп торды.