Лениногорск муниципаль районлыгы дәүләт автоном иҗтимагый хезмэт күрәтү оешмасы. Халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплексы үзәге “Исток – Башлангыч” актлар залында 2018 елның 5 апрелендә ведомствара “Дети России – 2018” чаралары кысаларында, иҗтимагый тәрбияче Светлана Фәтхетдинова оештыруында “Наркотиклар? Юк, бу минем тема тугел!” дип исемләнгән, яшүсмерләр өчен наркотиклар куллануның мөмкин түгеллегенә багышланган чара булып узды.
Акциясенең төп максаты – балигъ булмаган яшүсмерләр арасында наркоманияне кисәтү һәм булдырамау булып торды. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, сорауларга жавап бирделәр, акциядә катнашучыларга белешмәләр таратылды. Яшүсмерләр үзләр өчен файдалы нәтиҗәләр ясадылар. Бу чарада тугыз бала катнашты.