Лениногорскида яшәүче Сәгыйровлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

2018 елның 31 мартында Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда тормышларының "Алтын юбилеен" уздыручы гаиләне тантаналы рәвештә котлау уздырылды. Бу Сагиров Фәрит Фатыйх улы белән Роза Гариф кызының олы бәйрәме. Алар моннан нәкъ менә 50 ел элек Лениногорск районының Кузай авылында беренче гаилә документын алып тормыш итә башлыйлар. Фәрит абый тумышы белән Чирмешән районының Туйметкино авылыннан, Роза ханым Лениногорск районы Тукмак авылында туып үскән. Алар ике бала үстереп, бүгенге көндә биш оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

"Алтын туй" - ул ике якын кешенең озак еллар буена бергә үргән эшнең нәтиҗәсе. Ярты гасыр дәверендә бу пар бер-берен яратып, кулга-кул тотынышып, авырлыкларны да бергә кичеп чыккан.

Чын күңелдән юбилярларыбызны котлап, аларга тормыш учакларының сүнмәвен һәм алга таба да тыныч, якты һәм тигез тормышта яшәүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International