Шәһәрнең үзәк район хастаханәсендә тантаналы шартларда эндоскопия бүлеге ачылды.
Аны ачу тантанасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы урынбасары Рәис Галиуллин, үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Яркаев һәм табиблар, шәфкать туташлары, медперсоналлар катнашты.
Шәһәрнең үзәк район хастаханәсендә диагностик характерда эшләүче эндоскопик кабинет бар иде, ләкин ул дәвалау, авыруны иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирми иде.
Хәзер исә “Татнефть” җәмгыятенең финанс ярдәме белән хастаханәнең икенче этажында заманча итеп, капиталь ремонт үткәреп, эндоскопия бүлеге ясап куйдылар. Монда медицина хезмәте күрсәтү дә киңәйде: диагностика, дәвалау, операция ясау да каралган.
Биредә өр-яңа медицина җиһазлары куелган. Бүлек мөдире, табиб Дмитрий Первушкин әйтүенчә, көньяк-көнчыгыш төбәк медицинасында тиңе булмаган җиһазлар куелган.