Мәктәп укучылары бадминтон уйнау буенча шактый остарып киләләр. Моны шәһәр һәм район мәктәпләре арасында үткән беренчелек ярышлары ачык күрсәтте.
Спортның әлеге төре бездә бер еллар тирәсе элек ныклап кертелә башлады. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе спорт залында бадминтонны үстерү үзәге оешты, әлбәттә инде, ныклап торып, мәктәпләр дә кереште бу эшкә. Районның бадминтон федерациясе фонды директоры Олег Гәрәев билгеләп үткәнчә, бер ел чамасы вакыт эчендә мәктәпләрнең физкультура укытучыларын укытканнар, шактый гына мәктәпкә бадминтон уйнар өчен спорт инвентаре кайтарылган.
- Спортның әлеге төре травма алу куркынычы бик аз булган төрләрдән санала. Сәламәтлеккә дә уңай тәэсир итә, - дип билгеләп үтте ул.
Ярыш көне буена барды, баштан башлангыч сыйныфлар, аннан урта, алардан соң зурраклар узара уйнады. Аяк очларында сикергәләп, бер яктан икенче якка йөгереп кенә торалар уенчылар. Бадминтонны юкка гына сәламәтлек өчен бик файдалы, димиләрдер инде. Белгечләр әйтүенчә, уен вакытында гел хәрәкәтләнергә, йөгерергә туры килә, шуңа барлык әгъзалар да эшли. Аннан бик игътибарлы булырга, тегендә-монда очкан воланны тиз күреп өлгерергә кирәк. Бу ягы күзгә уңай тәэсир итә, ди.
Ул көнне Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе спорт залына шәһәр һәм район мәктәпләреннән йөз егермедән артык укучы җыелды Каникул буе компьютер каршында утыра торганнардан түгел инде бу балалар.
- Без бадминтон белән мәктәптә һәр көнне диярлек дәресләрдән соң шөгыльләнәбез, - ди Иске Куак мәктәбе укучысы Игорь Харитонов. – Спортның бу төре миңа бик ошый. Бүген иң оста уйнаучылар бер команда булып килдек. Хыялыбыз – беренче урын алу, - ди.
Чыннан да, сынатмадылар алар, ярыш нәтиҗәләре буенча, Иске Куак мәктәбе командасы җиңүче булды. Аларга күчмә кубок тапшырдылар. Икенче урында – 2нче мәктәп, өченчедә 10нчы мәктәп командасы.
Бүләкләү тантанасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов та катнашты. Ул спортның әлеге төрен үз иткән укучылар өчен куануын белдерде. Укучыларга уңышлар теләде, бездә спортның бу төренең үсеш алачагына ышанычын белдерде.