Бәйрәм “Юбилейный” паркында узды. Бәйрәм башланганчы милли диаспора вәкилләре палаткаларын корып куйганнар, алар күргәзмә әзерләгән, шашлык, пылу пешерә башладылар.
Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрикләде. “Алга таба да шулай күп милләтле шәһәребездә бәйрәмнәрне бергәләп уздырырга булсын”, дип теләде.
Әзәрбайҗан, тадҗикстан, үзбәк диаспорасы вәкилләре дә котлау сүзләрен ирештерде, һәрберсе иҗат номеры әзерләгән иде.
Балалар өчен уенннар оештырылды, аларга кар өстендә уеннар уйнау бик кызык булды.
Халык пылау, шашлык ашады. Артистлар җырына кушылып биеде, күңел ачты.