Үлем белән кайда саталар, хәбәр ит

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

12 мартта ил буенча “Үлем белән кайда саталар, хәбәр ит” акциясенең беренче этабы старт ала.

Аның максаты җәмәгатьчелекнең игътибарын наркотикларның законсыз әйләнешенә, интернет-сайтларны, наркотикларны әзерләүне, тарату һәм куллануны пропагандалаучы затларны ачыклауга тарту.

Акция барышында наркотикларның законсыз әйләнеше, аны таратуга кагылышлы затлар, интернет-сайтлар турында хәбәр итәргә мөмкин. Аноним рәвештә дә кабул итәләр.

Республика Эчке эшләр министрлыгының “Ышаныч телефоны”: 8 (843) 2-912-002, Лениногорск буенча бүлеге телефоны: 8(85595) 2-72-20.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International