Лениногорскида язгы су басуга әзерләнәләр

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Быел озак көттереп килгән яз көчле су басу алып килергә мөмкин, дип хәбәр итә, дип хәбәр итә Лениногорск буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе. Салкын көннәр март ахырына кадәр булып, апрель башында кискен җылытырга мөмкин. Лениногорск районынңа 14 торак пунктына су басу куркынычы яный. Анда 215 йорт бар, 435 кеше яши.

Су басу куркынычы булуын истә тотып, районда төрле чаралар комплексы уздырылачак. Алты күзәтү пункты эшлиячәк. Алар Шушма елгасының Сугышлы, Сарабиккол,Иске Иштирәк, Керкәле авылы аша үтә тттрган җирдә һәм Зәй-Каратай һәм Иске Писмән авыл җирлекләрендә урнашкан.

Су басу куркынычы булган очракта, тынычлыкны сакларга һәм 01, 112 телефоннары буенча шалтыратып, килеп туган хәлнең урынын, вакытын һәм нинди булуын төгәл хәбәр итәргә киңәш итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International