Мәдәният сараенда “Милләт гүзәле” бәйгесе узды. Халыклар дуслыгы йорты һәм Мәдәният сарае оештырган бәйгедә рус, чуаш, мордва, татар, әрмән, үзбәк милләтеннән кызлар катнашты.
Алар тамашачыны үзләренә генә хас булган гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырды. Конкурсантлар тәкъдим иткән ризыкларның тәмле хуш исләре бөтен залга таралды. Тәм-томнар, ят төрле ризыклар белән залда утыручыларның һәркайсы сыйлана алды. Кызларның һәрберсе чибәр, төз булуларына өстәп, бик талантлы да икән. Алар матур итеп җырладылар да, биеделәр дә, сәнгатьле итеп сөйләделәр дә. Кызларның кайсын гына алма, якты йолдызлар булып сәхнә түрендә балкыдылар. Аларга ярдәмгә Мәдәният сараеның иҗат коллективлары килде.