Лениногорскида "Калфаклы татар кызы" бәйгесе узды

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Шәһәребезнең 11нче гимназиясендә "Калфаклы татар кызы-2018" муниципаль бәйгесе узды.

Ул бездә беренче тапкыр үткәрелә. Анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән укучы кызлар һәм студентлар катнашты.

Бәйгедә 10 кыз үзләренең сәләтләрен, аш-суга осталыкларын, калфак чигә белүләрен күрсәтте.

Жюрига чибәр, уңган кызлар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмады.

Катнашучылар арасыннан "Иң гүзәл кыз", "Иң оста хуҗабикә", "Иң күркәм кыз", "Иң сылу кыз", "Иң назлы кыз", "Иң оста биюче кыз", "Иң оста җырлаучы кыз" номинацияләре сайланды.

Беренче урынны 5нче мәктәп укучысы Язгөл Хәева яулады.

Икенче урында 11нче гимназия укучысы Ильвина Рәхмәтуллина.

Өченче урынга Шөгер кызы Аделина Сөләйманова һәм 7нче мәктәп укучысы Гөлшат Галиева чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International