Хоккей буенча авыл яшүсмерләре клублары арасында “Нефтяник” хоккей командасы кубогына ярышлар төгәлләнде.
Әлеге кубокка республиканың өч көньяк-көнчыгыш районнары командасы көрәште, шул исәптән безнең район да бар. Быелгы сезонның стартына 33 команда чыкты. Матчлар гыйнвар аеннан башлап, күчмә рәвештә узды. Уеннар этаплап, географик принцип буенча берләшеп, өч дивизионда үтте.
Төп матчта 1 урын өчен Әлмәтнең Бишмунча авылыннан “Радуга” командасы белән Шөгернең “Чкаловец” командасы көрәште. Нәтиҗәдә, 1:6 исәбе белән шөгерлеләр җиңде. Димәк, турнирның җиңүчесе – “Чкаловец” командасы.
Турнирны ябу тантанасында аларны тәбрикләделәр һәм иң яхшы уенчыларны да билгеләделәр. Безнең “Чкаловец”тан Альфред Вәлиуллин танылды.