Лениногорскида сайлауларга нәтиҗә ясалды

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Шәһәрдә - 24, районда 33 сайлау участогы эшләде. Моңардан тыш, сәламәтлеге белән бәйле рәвештә сайларга килә алмаучыларның өйләренә барып сайлаттылар. Хастаханәләрдә ятучылар, Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр дә үз тавышын бирә алды.

- Безнең дә башкалар кебек үк сайлауда катнашасыбыз килә. Бүген мин тавышымны кандидатларның берсенә бирдем, - диде газет хәбәрчесенә Роза Шәмсимөхәмәтова.

Шәһәрдәге сайлау участокларында буфет эшләде, сайлауга килүчеләргә концерт күрсәттеләр. Ул көнне балалары, оныклары, оныкчыклары белән килүчеләр бар иде. Эльмира Габдушовага - 73 яшь. Ул 11нче гимназиядәге 1801нче сайлау участогында тавыш бирде. Ул 4 яшьлек оныкчыгы Сергей белән килгән.

- Сайлауларда катнашмый калганым юк. Баштан балаларымны ияртеп килә идем, аннары оныкларны, бүген менә оныкчыгым белән килдем. Тавыш бирү белән кайтып китәргә җыенган идем, Кая ул, юк кайтмыйбыз, концерт карыйбыз, дип мине туктатты, - ди.

Мөнир абый Камаловларның гаиләсендә дә сайлауларда катнашуның үз традициясе бар булып чыкты. Гаиләдәге ирләр бергә, ә хатын-кызлар алардан аерым шулай ук бергә җыелышып барып тавыш бирә. Мөнир абый оныгы Рафаэльгә сайлау участогында үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатып бара. Ахырдан буфеттан тәм-том алып сыйлады  үзен.

Районыбыз авылларында элек-электән сайлау көне бәйрәм рухында үтә. Шөгер авылы мәдәният йортында авыл үзешчәннәре катнашында бәйрәм концерты булды. Урдалы авылы җирлегендә беренче сайлаучыларга гына түгел, сайлау участогына беренче булып килгән Исхак Минаҗевка да бүләк тапшырылды. Тавыш бирергә иртәдән үк килә башладылар, бу юлы халык аеруча да актив булды, дип хәбәр иттеләр әлеге авыл сайлау участогыннан.

Ә Тимәш авылы җирлегендә халык ике төрле юл белән сайлады: электрон юл һәм гадәттәгечә, бюллетеньнәр алып, урнага салып. Сайлау комиссиясе әгъзасы Нуриева Гөлфия әйтүенчә, мондый юл белән сайлаудан авырсынучы юк. Кайберәүләр, аеруча яшьләр җиңел икән, дип әйтәләр, ди.

Әлеге участокта тавыш биргән Гөләндәм апа Солтанова да электрон юл белән сайлауның авырлыгын күрмәде. Башта тренажерда күрсәттеләр, аннан үзе барып сайлады. Ул озак еллар Тимәш мәктәбендә укытучы булып эшләгән, ире Илдар абый белән килгәннәр. Ул исә РРНУда эшләп лаеклы ялга чыккан.

- Сайлаулар – һәркемнең гражданлык бурычы. Яңа электрон сайлау да авыр түгел икән, шунысы җайлы: аппаратта телне дә сайлап була. Мин сайлауны татар телендә башкардым, - ди ул.

Россия Федерациясе Президентын сайлау көнендә районда сайлау яшендәге халыкның 95 проценттан артыграгы тавыш биргән. Шәһәрдә сайлаучыларның 86 проценттан артыграгы катнашкан.

Нәтиҗәдә, район буенча, В.В. Путин – 94,05%, П.Н. Грудинин – 3,26%, В.В. Жириновский – 1.29% тавыш җыйган. Шәһәрдә В.В. Путинга – 86,11%, П.Н. Грудининга – 6,12%, В.В. Жириновскийга – 4,07% сайлаучы тавыш биргән. Башка кандидатлар өчен сайлаучыларның 1 проценттан азрагы үз тавыш биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International