Районның Тимәш авылында ике төрле юл белән сайладылар

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Районыбызның Тимәш авыл җирлегендә халык ике ысул белән сайлый: электрон юл һәм гадәттәгечә, бюллетеньнар алып, урнага салып. 1837 нче сайлау участогында беренче тапкыр компьютер-электрон сайлау оештырылган. Сайлау комиссиясе әгъзасы Нуриева Гөлфия әйтүенчә, мондый юл белән сайлаудан авырсынучы юк. Кайберәүләр, аеруча яшьләр җиңел икән, дип әйтәләр, ди.

  Гөләндәм апа  Солтанова электрон юл белән сайлауның авырлыгын күрмәде. Башта тренажерда күрсәттеләр, аннан үзе барып сайлады. Ул озак еллар Тимәш мәктәбендә укытучы булып эшләгән, ире Илдар абый белән килгәннәр. Ул исә РРНУда эшләп лаеклы ялга чыккан.

- Сайлаулар - һәркемнең гражданлык бурычы. Яңа электрон сайлау да авыр түгел икән, шунысы җайлы: аппаратта телне дә сайлап була. Мин татар телендә сайлаудым, - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International