Лениногорск үзәк район хастаханәсендә дә тавыш бирделәр

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Бүген Лениногорскиның үзәк район хастаханәсендә 1810 нчы сайлау участогы эшли. Ул вакытлыча ябык участок дип исәпләнә.

Монда хастанәдә, аңа караган дәвалау учреждениеләрендә тәүлек дәвамында стационар дәвалауда булган авыручылар үз тавышларын бирә.

Сайлау комиссиясе рәисе Зөлфия Могыйнова әйтүенчә, сайлаулар тыныч уза.

- Бүгенге көндә исемлек буенча 330 авыру исәпләнә. Алар 13.00 сәгатькә барысы да үз тавышларын бирде. Бик авыр хәлдә ятучылар янына сайлау комиссиясе вәкилләре үзләре барып, сайлатып килде, - ди Зөлфия ханым.

Хастаханәдә ятучыларга күтәренке кәеф өчен истәлекле бүләкләр дә таратканнар икән әле. Берәүләргә татлы призлар тапшырганнар, икенчеләргә блокнот, ручкалар, значоклар да бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International