Россия Президентын сайлау көнендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов 1809 нчы сайлау участогында беренчеләрдән булып тавыш бирде.
Әлеге участок Геофизика поселогындагы 13нче мәктәптә урнашкан. Иртәдән үк монда бәйрәмчә иде. Кул эшләреннән күргәзмә оештырганнар, “Россиянка” фольклор ансамбле чыгыш ясады.
«Сайлауда катнашу – һәркем өчен мөһим вакыйга. Без киләчәгебезне сайлыйбыз бит", - диде Рәгать Галиәгъзамович.