Юбилее белән котладылар

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Мифтахова Дәүҗан Зариповна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Карабаш поселогында туып үскән, безнең районга 50нче елларда күчеп килгән. Күп еллар социаль страхование бүлегендә эшләгән ул. Дәүҗан апа бик актив, үз йорты белән яши, тәмле коймаклар пешерә. Юбилее белән аны балалары, онык һәм оныкчыклары котлады. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм башкарма комитет җитәкчесе Александр Табаков аны котладылар, бүләкләр һәм Президент В.В. Путнның Котлау хатын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International