Көчле буран көтелә, кар явачак.

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан синоптиклары көчле буран һәм кар фаразлый. Бу хакта ТРның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстанда һава торышы бозылу бүген кич башланачак, төнлә һәм иртәгә, 16 мартта көндез дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

Җил коньяк-көнбатыштан, секундына 15-20 метр тизлектә. Урыны белән бозлавык, юлларда кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International