Яхшы күңелле булсаң, яшәве дә күңелле

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Урмышлы авылы китапханәсендә елга-күлләр турында сөйләшкәч, балалар кызыклы факт ачканнар: пластилин кисәкчеге суда бата, ә менә аңардан кечкенә “коймак” әвәләп, суга салсаң – батмый. Алар китапханәче Гөлия апалары белән берлектә “Безнең сулар һәрвакыт чиста булсын” дигән экологик сәяхәткә чыкканнар.

Урмышлылар гына түгел, барлык лениногорскилылар бу атнаның һәр көнен аерым бер эшләргә багышлыйлар. Республикада язгы игелеклек атналыгы - МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН, ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН – игелекле эшләр эстафетасы акциясе бара. Әлеге акциядә яшь буын теләп катнаша. Нәкъ менә аларның саф, самими күңелләренә шәфкатьлелек, игелек кебек төшенчәләр салырга кирәк.

Атнаның һәр көне төрле темаларга багышланды: милләтләр дуслыгы көне узды. Белгәнебезчә, безнең район күп милләтле халык. Шулай булса да, без тату-дус гомер кичерәбез. Төрки халыкларның Нәүрүзендә язны каршылыйбыз, Масленицада бергәләп кышны озатабыз, Сабантуйда күңел ачабыз. Халыклар дуслыгы көнендә шәһәр һәм район мәктәпләрендә дуслык дәресләре узды. Төрле милләттән булган балалар гореф-гадәтләрен башкалар белән дә уртаклашты.

Быел бөек рус язучысы Лев Толстойның тууына – 190 ел.Татарстанда да Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан язгы игелек атнасында гына түгел, ел дәвамында язучыга багышланган чаралар узачак. Игелек атнасында да язучының бай мирасын искә алырга булдылар. Үзәк китапханәдән бүлек мөдире Әлфирә Солтанова хәбәр иткәнчә, шәһәр китапханәсенең 3нче филиалында, Иске Куак, Зеленая Роща, Яңа Сережкино, Иске Писмән, Урмышлы китапханәләрендә язучы иҗаты белән якыннан танышып, кызыклы әсәрләрен бергәләп укыдылар.

“Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Лев Толстой катнашында кинохроника карап, тарих елъязмаларын искә төшерделәр, - ди Әлфирә ханым.

Урмышлылар игелек атнасының бер көнен елга-күлләргә, гомумән, экология проблемаларына багышлаганнар.

Безнең китапханәдә экологик клуб эшли, - дип сөйли Гөлия Гәрәева. – Чаралар еш үтә, аны төрле темалар буенча үткәрәбез. Монда 2-4 сыйныф укучылары йөри. Уеннар белән узучы чараларны аеруча да яраталар. Мондый вакытта бүлмәгә генә сыймыйча, китапханә фойесына чыгабыз. Экологиягә зур игътибар бирү һәрвакытта мөһим эш. Авылыбыз уртасыннан Вятка елгасы ага. Тәмле сулы чишмәләребез бик күп. Җәй аенда укучылар ашамлык, ризыклар алып шунда экскурсиягә баралар. Уеннар белән бик күңелле уза, - ди Гөлия ханым.

Экологик сәяхәттә балалар сорауларга җавап биргәннәр, бер-берсен җитезлектә сынап, су ташып та караганнар. Тагын шундый кызыклы чара үткәрик, дигән балалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International