Лениногорскилылар Май чабу бәйрәмен билгеләп үтте

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Лениногорскилыларның якшәмбе көне күңелле үтте. Иртәнге сәгать 10 тулып килгәндә, дәртле көйләр яңгырап, халыкны түбән сулык  Май чабу бәйрәменә үзенә дәште.

Әлеге чара төрле милләт вәкилләрен җыйды. Бәйрәмгә килгән халыкны район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләп, саулык һәм тынычлык, якты һәм кояшлы көннәр теләде.

Шатлык һәм күңел ачу атмосферасы биредә беркемне дә битараф калдырмады.Сәхнә түрендә төбәгебез йолдызлары, фольклор коллективлар, үзешчәннәр чыгыш ясады. Бәйрәм программасын алып баручылар тамашачыга Масленица бәйрәменең тарихы, аның асылы һәм үзенчәлеге турында сөйләделәр, Май чабу белән бәйле мәкальләр, табышмаклар әйттеләр.

- Май чабу атнасында халык уйнап-көлеп кышны куа, табигатьне уята. Йола буенча, май чабу атнасында кунактан-кунакка йөрү гадәте каралган. Май чабуның төп атрибуты - түгәрәк коймак. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Җиденче, ягъни соңгы көннәрендә православие халкы бер-берсеннән гафу сорап, кунакка йөри һәм тәмле ашлар белән сыйлана,- ди Лидия Тараканова.

Биредә атка атланып йөрүчеләр дә, квадрациклга утыручылар да булды. Балалар рәхәтләнеп таудан шуа алды һәм башка төр спорт мәйданчыкларында вакытларын күңелле үткәрде. Бәйрәмнең оештыручылар спорт уеннары, конкурслар да әзерләгән иде. Ярышларда ата-аналар да, бала-чагалар да бик теләп катнашты.

Бәйрәм уңаеннан сувенирлар, тәм-томнар, кайнар пылау, шашлык кайнар чәй тәкъдим иттеләр. Ә бәйрәмнең төп бизәкләренең берсе булган коймакка сорау аеруча зур иде. Ел саен Масленицада катнашкан шәһәрдәшебез Земфира Закирова бу юлысы коймакларның кайнары белән сыйлады. Аларны күмер өстендә табаны чыжлатып пешереп торды.

Бәйрәмнең кульминациясе традицион төстә карачкы яндыру булды. Әлеге йоланы бәйрәмдә катнашучы һәркем тамаша кылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International