Лениногорскилылар ГТО нормативларын тапшырды

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Лениногорскиның беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе манежында бүген ГТО нормативлары тапшырдылар. “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестивале, дип атала ул. Йөздән артык кеше заявка биргән булганнар. Катнашучылар арасында төрле предприятие вәкилләре, уку йортлары укучылары һәм студентлары һәм халык бар иде. Иң өлкән катнашучы Фиалка Гариповага – 73 яшь.

 – ГТО нормативларын тапшыруда беренче тапкыр гына катнашуым, үземне сынап карарга булды. Әле “алтын медаль”гә дә өметләнәм, - ди. Үзенең нәтиҗәләреннән бик канәгать, гомумән, ГТО нормативларының яңадан торгызылуына бик шат булуын әйтте. Ә иң яшь катнашучыларның берсе 6нчы мәктәпнең өченче  сыйныфында укый. Аның белән бергә әнисе, бабасы, кечкенә энесе дә килгән.

- Спорт белән даими шөгыльләнәм, грек-рим көрәшенә йөрим. Бүген миңа бер дә авыр булмады, - диде.

Төрле предприятиеләрдән булган катнашучылар тартылды, пресс  отжимание ясады. Һәрбер катнашучының шәхси нәтиҗәләрен исәпкә алып, команда урыннары да билгеләделәр. Ә шәхси зачетта катнашучылар йөгерде һәм озынлыкка сикерде. Нәтиҗәләр төрле, әлбәттә, тик һәркемнең күңеле күтәренке иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International