Лениногорскилылар кеше хокуклары буенча вәкилгә мөрәҗәгать итте

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Мәгариф идарәсендә лениногорскилыларны Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская кабул итте.
Кабул итүгә 9 кеше алдан язылган иде, моннан тыш “язылырга онытып та җибәргәнбез” дип, кабул итү вакытында да килүчеләр булды.

Кабул итү вакытында шәһәребезнең төрле өлкәдә хезмәт күрсәтү вәкилләре дә катнашты.

Лениногорскилылар төрле гозерләр белән килгән иде. Кемдер торак мәсьәләсен хәл итүне сорый, икенчеләре “Халык контроле” буенча булган борчуларын җиткерә. Сәрия Сабурская һәрберсен игътибар белән тыңлады. Проблеманы хәл итү юлларын күрсәтте, киңәшләрен бирде. Кайбер мәсьәләләр буенча тиешле органнарга мөрәҗәгать итәсен әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International