16-18 ноябрь көннәрендә Казанда грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды.
Ярышларда Ульяновск, Можга, Воткинск, Йошкар-Ола, Ижевск, Түбән Новгород, Түбән Тагил, Самара, Уральск һәм Татарстаннан килгән 250 көрәшче катнашты.
Турнирда Лениногорск егетләре уңышлы чыгыш ясады һәм үз авырлык категорияләрендә түбәндәге урыннар яулады:
- Тимофей Седов, Степан Таратынов - җиңүчеләр;
- Владислав Кириллов, Сергей Чатуров, Нариман Сафин, Роман Мөхәммәтханов - III урын.