Татарстанда томан төшәчәк

2017 елның 18 ноябре, шимбә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 19 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Урыны белән җепшек кар һәм кар явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан исә, талгын.

Һаваның төнге сәгатьләрдәге минималь температурасы – 0..-5, көндез максималь дәрәҗәсе -2..+3 градус булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International