Лениногорскида 12нче пар игезәк бала туды

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорск ЗАГСында 12нче пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Игезәк кызлар Иске Шөгер авылында яшәүче Илдар һәм Эльвина Насырҗановлар гаиләсендә дөньяга килгән. Кызларга Элсинә һәм Ясминә, дип исем кушканнар. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова туу турында таныклык тапшырганде, әти-әнигә һәм балаларга исәнлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International